+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь 2019, 14:15

Авылда эшләүче апаларның эш көне кыскарды

Владимир Путин федераль законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин авыл җирендә хезмәт итүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне турындагы законга кул куйды. Документ тексты сишәмбе көнне хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Закон авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларның эш көнен кыскартуны күз уңында тота. Ул хезмәт хакы сакланган хәлдә атнасына 36 сәгатьтән дә артмаска тиеш.
Документ шулай ук авыл җирендәге хатын-кызларның хезмәт шартларына карап, югары түләүләргә хокукын да гарантияли.
Моны 1990 елда РСФСРның Югары Советы раслаган иде инде. Хәзер исә ул федерадь закон белән дә ныгытылды.
Фото:oblgazeta.ru
Читайте нас: