+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2019, 14:00

Колледжта — 5 заманча остаханә

2024 елга алар 55тән дә ким булмаска тиеш.

“Яшь профессионаллар” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында республикада төрле компетенцияләр буенча заманча матди-техник база белән тәэмин ителгән остаханәләр ачыла. 2024 елга алар 55тән дә ким булмаска тиеш.
2019 елда федераль бюджеттан субсидияләр төрендә грантлар бирү буенча конкурс сайлап алуын республикадан 6 колледж үтте.
Федераль бюджеттан бирелә торган грантларның гомум күләме 139 миллион сум тирәсе тәшкил итә, республикадан - 30 миллион сум, бюджеттан тыш - 10 миллион сум һәм 20 миллион сум — эш бирүчеләр акчасы.
Якынча 200 миллион сум заманча җиһазландырылган 30 остаханә булдыруга юнәлтелгән.
Стәрлетамак күппрофильле һөнәрчелек колледжы 8нче “Социаль өлкә” лоты буенча грант отты.
Һәр остаханә — урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирүче оешманың структур бүлекчәсе, ул заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән Ворлдскиллс Русия стандартлары нигезендә укучыларны гамәли әзерләүне тәэмин итү өчен компетенцияләрнең берсе буенча заманча матди-техник база белән җиһазландырылган.
Остаханәләр эшчәнлегенең төп функцияләре: урта һөнәри белем бирү һөнәрләре һәм белгечлекләре буенча укыту, кыска программалар, шул исәптән эш бирүчеләр заказы буенча, халыкны, пенсия яшендәге гражданнарны укыту, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү, демонстрацион имтихан үткәрү өчен мәйданчыкны аккредитацияләү.
Әлеге инновацион проект квалификацияле кадрлар әзерләү өчен шартлар тәэмин итәргә, халыкка белем бирү хезмәтләре күрсәтергә, эш бирүчеләргә заказ бирергә һәм республикадагы һәм Русиядәге башка мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итүгә мөмкинлек бирәчәк.
Стәрлетамак күппрофильле һөнәри колледжы беренчеләрдән булып 5 заманча остаханә ача, ел ахырына кадәр тагын 5 колледж 25 остаханә ачарга тиеш.
Читайте нас: