+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 14:20

Хезмәттәшебез мәртәбәле бүләк алды!

“Әллүки” журналының җаваплы секретаре Юлия Төхбәтуллина республика Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Дуслар! “Әллүки”дә бүген сөенечле вакыйга. Журналның җаваплы секретаре Юлия апагыз Төхбәтуллина матбугат өлкәсендә һөнәри осталыгы һәм озак еллар намуслы хезмәт итүе өчен республика Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу күңелле вакыйганың “Әллүки” журналының 15 еллыгын билгеләгән көннәргә туры килүе аеруча шатлыклы. Үзе дә бала җанлы, ихлас күңелле, үткен каләмле Юлия апагыз журналны фәһемле һәм мавыктыргыч итүгә зур көч сала. Ул тормышчан һәм кызыклы язмалары аша “Кызыл таң” укучыларына да яхшы таныш.
Хезмәттәшебезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!
Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас: