+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 ноябрь 2019, 01:10

“Сез – Башкортстанның лаеклы гражданнары!”

Баш мөхәрриребез “Республика намусы өчен!” фестиваль-конкурсында беренче урын яулады.

Бүген “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Республика намусы өчен!” фестиваль-конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Баш мөхәрриребез “Журналист, язучы, радиотапшырулар алып баручы” номинациясендә беренче урын алды.
Мәгълүм булуынча, төбәкнең иң лаеклы гражданнарын сайлау буенча конкурсның финал тавыш бирү этабы 28 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр "Иҗтимагый электрон гәзит" сайтында барды. Тавыш бирү төбәкнең төрле эшчәнлек өлкәләрен үз эченә алган 12 номинация буенча оештырылды: фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнгать, дәүләт эшчәнлеге, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш, эшмәкәрлек, батыр һөнәр ияләре, спорт, иҗтимагый эшчәнлек, актив гаилә, массакүләм мәгълүмат чаралары, батырлык кылган кешеләр. Һәр номинациядә бер кеше өчен тавыш бирергә мөмкин иде. Конкурсның муниципаль этабындагы 248 җиңүчедән 12 абсолют җиңүче сайлап алынды.
Мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләре арасында “Кызыл таң” нәшрияты директоры – баш мөхәррире Фаил Камил улы Фәтхетдиновның булуы безнең өчен аеруча сөенечле. Баш мөхәрриребез “Журналист, язучы, радиотапшырулар алып баручы” номинациясендә беренче урын яулады.
Номинантлар арасында, шулай ук, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов, танылган эшкуар, фермер Дамир Идиятуллин һәм башкалар бар.
Бүген “Башкортостан” дәүләт концерт залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләрен Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов тәбрикләде. Төрле номинацияләрдә беренчелекне алучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: