+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 декабрь 2019, 13:55

Нәби авылында зур сөенеч!

Биредә авыл халкы көтеп алган җылы һәм заманча фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.

Бөрҗән районының Нәби авылында яшәүчеләр өчен җылы һәм заманча фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты. Аны елга буйлап кичергәннәр һәм сигез көн эчендә эшкә әзерләгәннәр. Авыл халкы өчен бик кирәкле медицина пункты Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында кайтартылды.
Авыл халкын тәҗрибәле фельдшер Зәбидә Ибәтуллина көн саен кабул итә. 30 ел инде ул авыл халкын дәвалый, барлык пациентларны да якыннан белә.
- Авылда 452 кеше бар. 27 бала, шуларның 4се инвалид. Барысын да йөзгә дә, авыруларын да беләм, - ди Зәбидә Исрафил кызы.
Элек фельдшер авыл халкын авария хәлендәге бинада кабул иткән. Моннан тыш, медпункт елганың икенче ягында урнашкан, анда барып җитү авыр булган. Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Анда беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар барысы да бар.
Бөрҗән үзәк район дәваханәсе баш табибы Илмир Фәтхуллин белдерүенчә, быел ике модульле ФАПка 820 мең сум акча бүлеп бирелгән. Заманча фельдшер-акушерлык пунктларының эше авылда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Республика буенча ел ахырына кадәр шундый 28 фельдшер-акушерлык пункты урнаштырырга планлаштырыла. Модульле ФАПлар Башкортстанның иң ерак почмакларына барып җитәчәк.
Фото:bash.news
Читайте нас: