+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 декабрь 2019, 00:35

Радик Юлъякшин беренче гонорарына нәрсә алган?

Җырчы серне Уфада үткән бизнес-форумда катнашучыларга чиште.

Шушы көннәрдә җырчы Радик Юлъякшин "Торатау" Конгресс-холлында бизнес-форумда чыгыш ясады. Ул үзенең иҗаты белән бизнес өлкәсендә ничек уңышка ирешә алуы турында сөйләде. Җырчы әлеге чарада беренче гонорарын нәрсәгә тотуы турында да серне чиште.
Баксаң, Элвин Грей псевдонимы белән танылу алган Радик Юльякшин беренче гонорарын әнисенә багышлаган. Ул аңа мунча бүләк иткән.
Ә ижат юлы мәктәп елларында ук башланган сәләтле егеткә танылу яулау өчен шактый тир түгәргә туры килә. Радик үзе сөйләвенчә, аңа укытучысы ярдәм иткән. Нәкъ ул егеткә җырларын Телеүзәккә алып барырга киңәш итә. Әнә шулай аның җырлары беренче тапкыр эфир киңлекләренә тарала...
- Күп нәрсәгә ирешү өчен күп эшләргә һәм үз хыялыңа ышанырга кирәк. Максат куярга һәм шуңа барырга. Берәүне дә тыңламыча... Билгеле, файдалы киңәшләрне тыңларга, ләкин кирәген генә калдырырга, кирәкмәгәнне алып ташларга – башка сере юк, - ди Радик.
Фото:bash.news
Читайте нас: