+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 декабрь 2019, 17:05

“Минем әти алдаша”видеоролигы залны елатты

Радий Хәбиров аны гаилә кыйммәтләре турында сөйләгәндә күрсәтте.

Бүген, 10 декабрьдә, “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Бу Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазыйфасында беренче мөрәҗәгате булды һәм ул барлык мөһим өлкәләрне дә үз эченә алды.
Республика җитәкчесе традицион гаилә кыйммәтләре турында сүз алып барганда, “Минем әти алдаша” социаль видеоролигын күрсәтте. Әлеге язма Башкорстан Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга юлламасын тыңларга җыелучыларның күбесен елатты. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Бу ролик — башкорт режиссеры Айнур Әскәровның Азиядә бик популяр булган Корея видео-социаль рекламасына якын. Иң элек ролик Гонконгта стаховка компаниясенең социаль җаваплылыгы кысаларында төшерелгән. Беренче көннәрдә үк аны 7 миллион кеше караган. Бу роликка салынган идея инде йөзләгән мең баланы коткарып калган һәм ул Русиядә дә эшләячәк.
Без агрессив, ясалма субкультура, яисә childfree күренешенең яшьләргә йогынты ясавына карап тора алмыйбыз. Безнең юл - күпбалалы ныклы гаиләләр, балаларны игелек, вөҗдан, гадел хезмәт, гаилә һәм тугрылык законнарына таянып тәрбияләү, — диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: