+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2019, 11:40

31е ял итәбезме?

Владимир Путин бу тәкъдимгә карата үз фикерен белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин 31 декабрьдә ял көне итү тәкъдименә карата фикерен белдерде. Ил җитәкчесе ассызыклавынча, мондый карар кабул итү өчен вакыт аз. Ул бу хакта Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
— Хәзер инде декабрь уртасы, Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. 31 декабрь уңаеннан ничек булачагын әйтә алмыйм. Мондый төрдәге карар кабул итү өчен вакыт бик аз. Әмма мин сезне ишеттем, — дигән Владимир Путин.
31 декабрьдә ял көнен гамәлгә кертү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 28 ноябрьдә кертелгән. Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, тәҗрибә күрсәткәнчә, 31 декабрьдә, әгәр бу көн эш көненә туры килсә, хезмәткәрләр үзләренең хезмәт функцияләрен тулы күләмдә үтәми, чөнки Яңа елга әзерләнәләр.
Русия Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7нче гыйнвар — Раштуа бәйрәме. Димәк, 2020 елның 1-8 гыйнвар көннәре — ял көннәре булачак.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: