+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 декабрь 2019, 13:15

Ана капиталын операция өчен файдаланып булырмы?

Владимир Путин әлеге тәкъдимгә карата фикерен белдерде.

Ана капиталын югары технологияле медицина ярдәме өчен кулланырга мөмкин булачак. Русия Президенты Владимир Путин бу идеяне омбудсменнар белән очрашуда хуплады. Бу хакта “Известия” гәзите яза.
—Дөресен генә әйткәндә, ана капиталын куллану буенча беренче тапкыр бу мәсьәлә белән очрашам. Моны, әлбәттә, эшләп була. Мин һәрвакыт әлеге чараларны куллану мәсьәләсендә бик сак булырга тырышам, чөнки кешеләрнең алдану очраклары бик күп. Башта мин бу акчаларның гаилә өчен фундаменталь әйберләр өчен юнәлтелүен һәм аларны мөмкин кадәр саклап калырга теләдем. Кызганычка каршы, схемалар бар, кешеләрне алдыйлар. Шуңа да ялган өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга ярамый. Тик операция өчен мөмкин. Моның өчен чараларның нәкъ менә шунда китүен уйларга гына кирәк, — дигән дәүләт башлыгы.
Фото:kremlin.ru
Читайте нас: