+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 декабрь 2019, 22:25

Мәскәүгә! Чыршы бәйрәменә!

Анда Башкортстаннан 114 укучы катнашачак.

Быел Кремльдә Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә узачак. Балаларның традицион Яңа ел бәйрәменә бөтен Русиядән 6 меңгә якын укучы чакырылган.
Башкортстаннан Мәскәүгә 140 тан артык кешедән торган делегация оча. Аларның 114е - 8-13 яшьлек мәктәп укучылары һәм 28е аларны озатып баручылар (педиатрлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, педагоглар).
Илнең төп чыршысында катнашу өчен уку алдынгылары, олимпиада, спорт ярышлары, иҗади конкурслар җиңүчеләре сайлап алынган. Яңа ел тантанасына шулай ук күпбалалы аз тәэмин ителгән, хәрби гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының балалары да барачак.
Бәйрәм Кремль сарае фойесында узачак, анда балалар өчен уен мәйданчыклары, техник, иҗат һәм сәнгать остаханәләре эшләячәк. Балалар өчен Измайлово Кремленә экскурсия оештырылачак.
Мәктәп укучылары өйләренә 26 декабрьдә кайтачак.
Читайте нас: