+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 декабрь 2019, 13:15

Кыш бабайлар бер мәйданга җыелды

Уфада үткән парадта 700 әкиятперсонажы катнашты.

Кичә, 28 декабрьдә, Уфада күңелле һәм бик кызыклы чара — Кыш бабайлар парады үтте. Башкаланың Ленин мәйданында үткән парадта Кыш бабай, Карсылу һәм башка әкият персонажлары булып киенгән 700 кеше катнашты. Бу хакта Уфа шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. тынлы оркестры җитәкләде, дип хәбәр итә
Кыш бабайлар планетарий яныннан җыелды һәм Ленин исемендәге төп чыршы янына юнәлде. Мәйдан буйлап атлаучы бабакайлар һәркемне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Соңыннан Кыш бабайлар яңа 2020 елны каршылауга әзерлек турында рапорт бирде, ант итте. Парадта катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары төп чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, җырлады, фотога төште.
Фото:ufacity.info
Читайте нас: