+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 гыйнвар 2020, 13:45

“Раштуа бәйрәме бәхет һәм шатлык алып килсен!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.

"Хөрмәтле православие динендәгеләр! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Ике мең елдан артык бөтен дөнья иман, игелек һәм шәфкатьлелек символы булган бу якты бәйрәмне каршы ала. Раштуаны бәйрәм итеп, без христианнарның бай традицияләренә хөрмәт күрсәтәбез, һәрвакыт мәңгелек кыйммәткә ия булган рухи чыганакларга мөрәҗәгать итәбез. Башкортстанда дини бәйрәмнәр төрле дин тотучыларга якын булган. Традицион конфессияләрнең берләштерүче роле нәтиҗәсендә республикада тынычлык һәм татулык, халыклар мәдәниятләренең бердәмлеге ныгый, хәйрия традицияләре үсә. Раштуа бәйрәме һәр йортка бәхет һәм шатлык алып килсен! Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!" — диелә котлауда.
Фото: Республика Башыгының рәсми сайтыннан.
Читайте нас: