+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 гыйнвар 2020, 13:25

"Чупакабра"ны, ниһаять, тотканнар!

Ул каралты-кураларга төнлә кереп, тавыкларга һөҗүм иткән.

Башкортстанның Салават районында шәхси хуҗалыклардагы тавыкларны буып салган ерткыч җәнлекне тотканнар. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Калмаклар авылы халкы белдерүенчә, билгесез җәнлек узган елның октябреннән авылында яшәүчеләрне куркуга салган. Ул каралты-кураларга төнлә кереп, тавыкларга һөҗүм иткән. Алай гына да түгел, башларын өзеп, каннарын эчкән.
“Ике күршенең дә бөтен тавыклары бетте, декабрь аенда безгә иярде. Дүрт тавыкны үтерергә өлгерә. Без капканны куярга булдык һәм менә, ниһаять, явызны тоттык. Бу чупакабра дип уйладыгызмы, юк шул, аучылар аның чәшке икәнлеген билгеләде”, — дип сөйләгән шул авылда яшәүче Айгөл.
Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Калмаклар авылы Юрүзән елгасы ярында урнашкан, анда бу җәнлекләр яши ала, дип хәбәр итә “Салават җирендә” гәзите. Җирле халык аларның тавыкларын башка берәү дә борчымас инде, дип өметләнә.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: