+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2020, 18:05

Башкортстан солдатының ничек вафат булуы ачыкланды

Егетнең гәүдәсен туган якка кайтару чыгымнарын үзе хезмәт иткән часть үз үстенә алачак.

Егетнең гәүдәсен туган якка кайтару чыгымнарын үзе хезмәт иткән часть үз үстенә алачак.

Башкортстан солдатының сәер рәвештә вафат булуы турында имеш-мимешләр йөрүе дәвам итә. Ниһаять, Хабаровск өлкәсенең Бикин шәһәрендәге 46102 хәрби часте җитәкчелеге судмедэкспертиза нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Командование сүзләре буенча, егет очраклы рәвештә үлгән.
- Контрактчының башында җәрәхәт һәм куллары сыну турында билгеле булды. Аңа карата кемдер көч куллану турындагы хәбәр расланмады, - диелә анда.

Частьта билгеләүләренчә, ихтимал, Андрей Михайлов төнлә тимер юл буеннан узганда аны узып баручы поезд бәрдергән. Ачыклануынча, ул беркемнән дә бурычка акча алмаган.

Егетнең гәүдәсен туган ягына кайтаруны да часть үз өстенә алган.
Читайте нас: