+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 февраль 2020, 00:25

Шаярганнар, имеш...

Мәктәп укучылары социаль челтәрләргә коточкыч фото куйган.

Уфа үзәгендәге бер мәктәптә укучы ике үсмер, үзләренчә шаяртып, көрттә чокыр казыган һәм кеше җирләүне импровизацияләгән. Бу хакта Bash.News чыганагы яза.
Әйткәндәй, шундый эчтәлектәге фотосурәтне Интернетка куеп, Русия мәктәпләренең берсе инде шау-шу тудырган булган. “Лайк”лар артыннан куыпмы, кызыкка күрепме, аны башкалар да “эләктереп” алган, күрәсең.
Әлбәттә, мондый хәлләр кабатланмасын өчен өлкәннәргә балалар арасында аңлату эше алып барырга, җеназаны уен итүнең дөрес гамәл түгеллеген төшендерергә кирәк.
Фото:bash.news
Читайте нас: