+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 февраль 2020, 17:45

Әти-әнисе телефонын тартып алган...

Башкортстан укучыcы бу хакта Русиянең балалар омбудсменына шалтыратып сөйләгән.

Башкортстан укучысы Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецовага “кайнар линия” шалтыраткан. Ул әти-әнисенең аңа карата артык кырыс булуларын әйткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Кызның әти-әнисе 23.00 сәгатьтән соң аның телефонын алып куйган, кичен парк буйлап бергәләп йөрергә, имтиханнарга әзерләнергә мәҗбүр иткән. Соңрак Башкортстанның балалар омбудсмены Милана Скоробогатова кызның гаиләсе һәм мәктәптәге педагоглары белән очрашкан.
“Әлеге гаиләнең бу конфликтлы хәлне балага уңайлы хәл итү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Психолог белән эшләргә кирәк. Мәктәп педагоглары да гаиләгә ярдәм итәргә әзер. Мин ситуацияне күзәтүне дәвам итәм", — дигән омбудсмен.
Шулай ук Милана Скоробогатова балаларның аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә алуын белдерә. Гаиләдә низаглы мәсьәләләрне хәл итү өчен балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен Бөтенрусия ышаныч телефоны эшли: 8-800-2000-122.
Фото:m.pln24.ru
Читайте нас: