+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 февраль 2020, 14:35

Уйнарга чыгып киткәннәр...

Кызганычка каршы, ике баланың боз астына китүе бер тәүлектән соң гына билгеле булган.

Ростов өлкәсенең Обливский районында уйнарга дип чыгып киткән 10 яшьлек ике малай Чир елгасы ярында йөргән һәм шуннан өйләренә кире кайтмаган. Тикшерү барышында югалган балаларның аяк эзләре табылган, алар боз өстеннән елганың икенче ярына чыккан. Кичә, 17 февраль иртәсендә, балаларның үле гәүдәләрен елгадан тапканнар. Кызганычка каршы, малайлар боз астына төшеп киткән. Бу хакта Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел кыш бик җылы килү сәбәпле, елгада-күлдә бозлар ныклап туңып өлгермәде. Шуңа күрә әти-әниләр балаларга андый урыннарга баруның, юка боз өстендә йөрүнең бик куркыныч булуын кат-кат аңлатсын иде.
Фото:newsbel.by
Читайте нас: