+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 март 2020, 12:00

Шигырьләрең безнең йөрәкләрдә кала...

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, “Әллүки”нең якын дусты Роберт абый Миңнуллин вафат... Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.Роберт абыйның Инстаграм битендәге соңгы шигыре...

Күрдем
Мин тауларны бик күп күрдем.
Күрдем бик биекләрен.
Таулар күрсәм, ни өчендер,
Җилкенә йөрәкләрем...
Кайсын үзем эзләп бардым,
Очрады каршыма да...
Кайсына җәяүләп мендем,
Кайсына — машинада...
Күрдем мин Балкан тауларын,
Хәтта Альп тауларын,
Мин ул Альп тауларының
Чирәмендә аунадым.
Араратларын да күрдем,
Күрдем Ирәндеген дә.
Ул тауларның горур сыны
Күз алдымда бүген дә.
Күрдем мин Каф тауларын да,
Күрдем Алатавын да.
Белмим, күрә алырмынмы
Ул тауларны тагын да.
Тартып торса да күңелне
Ул тауларның тау-ташы,
Мин өчен иң биек тау
Сөн буеның тау башы.
12.03.2020.
Читайте нас: