Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 апрель 2020, 21:20

Эшләми торган көннәр апрель ахырына кадәр дәвам итә

Владимир Путин халыкка махсус мөрәҗәгать белән чыкты.

Русиядә ял көннәре 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Мондый чара яңа типтагы коронавирус таралу дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Русия Президенты Владимир Путин бүген Русия гражданнарына мөрәҗәгатендә белдерде.
Дәүләт башлыгы билгеләп үтүенчә, бу очракта хезмәт хакы саклап калыначак.
Кичә Владимир Путин белән дистанцион киңәшмәдә эшләми торган көннәрне озынайту турындагы тәкъдим белән вице-премьер Татьяна Голикова чыгыш ясады.
Владимир Путин медицина хезмәткәрләренә һәм ил һәм җәмгыять өчен бик мөһим булган башка өлкә хезмәткәрләренә, шулай ук волонтерларга һәм барлык аңлы гражданнарга рәхмәт белдерде.
Фото:trend.az
Читайте нас: