+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 апрель 2020, 00:25

“Хәл ителмәгән барлык мәсьәләләрне дә коронавируска аудармагыз!”

Владимир Путин җитештерүнең барлык тармакларына да кисәтү ясады.

Русия Президенты Владимир Путин барлык хәл ителмәгән мәсьәләләрне коронавируска аудармаска кирәклеген һәм бу җитештерүнең барлык тармакларына да кагылуын әйтте.
"Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү зарурлыгы ил тормышына да, тулаем икътисадка да, Роскосмос эшенә дә үз төзәтмәләрен кертә. Бу урында шуны кисәтеп үтәсем килә. Хәл ителмәгән барлык мәсьәләләрне, ә алар әле күп, барысы да эшләнеп бетмәгән, коронавирус инфекциясенә аударырга кирәкми", - диде Владимир Путин ракета-космос тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә. Киңәшмәдән өзекләр "Россия 24" телеканалы эфирында күрсәтелде.
"Бу Роскосмоска гына түгел, ә җитештерүнең барлык тармакларына һәм эшчәнлекнең барлык төрләренә дә кагыла. Бу кемнәргә кагыла, ишеткәннәрдер, дип өметләнәм", - диде Президент.
Фото:roscosmos.ru
Читайте нас: