+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2020, 16:55

Сөенечле хәбәр! Савыгучылар авыручылардан күбрәк!

Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Башкортстанда коронавирус эпидемиясе башланганнан бирле беренче тапкыр сәламәтләнүчеләр саны авырулар саныннан артып киткән. Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 23 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 422 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән, аларның 26сы узган тәүлектә ачыкланган. Шул ук вакыт эчендә 28 кеше савыгып, дәваханәдән чыккан. Узган тәүлек эчендә үлем очраклары теркәлмәгән.
“Бездә савыгучылар саны 2 пациентка күбрәк, — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров. — Бу бик яхшы күрсәткеч. Мондый хәл булганы юк иде әле, моңа кадәр саннар бик нык үсте. Ул әле тагын артачак, әмма тәүлек эчендә савыгучылар саны чир йоктыручылар санына караганда күбрәк булуы күңелле”.
Бүгенге көндә Башкортстанда COVID-19 диагнозы белән 270 кеше дәваханәгә салынган. Аларның 216сының хәле урта авырлыкта, 55е —канәгатьләнерлек хәлдә, 34е — авыр хәлдә.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас: