+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 Май 2020, 13:35

Элина Хөсәенова: “Өйдә дә күңелле!”

"Әллүки"дә бик шәп конкурс бара, дуслар! Әйдәгез, сез дә катнашыгыз! Җиңүче 27 май көнне билгеле булачак. Бүген бәйгегә Благовар районы кызы Элина кушыла.

"Минем исемем — Элина. Миңа 10 яшь. Языково башлангыч мәктәбенең 4 А сыйныфында укыйм. Өйдә тору режимы кертелгәч, мәктәпкә, түгәрәкләргә йөреп, дуслар белән очрашып булмый. Шулай да күңелсезләнеп тормыйм. Онлайн дәресләрдән соң, иң элек өйгә эшләремне эшләп куям. Аннары әнигә булышам, абыем Альберт белән шахмат уйныйм, китаплар укыйм, сәйләннән төрле бизәнгечләр, беләзек-муенсалар эшлим.
Ә иң ошаганы — чәйгә төрле тәмлекәчләр пешерү. Мин инде хәзер үзем печеньелар, кекс пешерә беләм. Бүген, әти-әни бакчадан эшләп керүгә, торбачыклар әзерләдем. Бик тәмле килеп чыкты!
Менә шулай, эш яратсаң, өйдә дә күңелле ул!"
Элина Хөсәенова,
4 А сыйныфы укучысы.
Благовар районының Языково башлангыч мәктәбе.
Фото гаилә архивыннан.
Ә сез буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, дуслар? Хатлар, матур фотолар көтәбез. Алар “Әллүки” журналы сайтына куелып барачак. Җиңүчене сезнең хатларны сайтта күпме кеше караудан чыгып билгеләрбез. Тавыш бирүләр 27 май көнне 9:00да туктатыла һәм шул көнне бәйгегә йомгак ясала.
Бәйгедә җиңәр өчен “Әллүки”дәге үзегез турындагы язманы "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә үзегезнең сәхифәгә алып куегыз, репост ясагыз.
Хатларны һәм фотоларны "Әллүки"нең "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендәге төркемнәренә җибәрә аласыз. Бәйләнеш өчен ватсапп: 89373507507
Читайте нас: