Башкортстанда 323 укучы, яңа коронавирус инфекциясе йоктыру аркасында, дистанцион укытуга күчте. Аларның күбесе авыручылар белән элемтәдә булган. Авыру очраклары Ишембай, Мәләвез һәм Иглин районнарында теркәлгән, дип хәбәр итә төбәк мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
"Һәр очрак алгоритм буенча эшкәртелә. Ике сәгать дәвамында хәбәр “Роспотребнадзор”ның территориаль идарәсенә һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына керә. Авыручылар белән элемтәдә булучылар, шул исәптән укытучы да (кирәк булганда), дистанцион режимга китә. Мәктәпкәчә учреждениеләр белән дә шул ук хәл”, - диде төбәк мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп укучылары арасында уку елы башлану белән авыручылар артуы көтелгән хәл булуын ассызыклады. Республика җитәкчесе фикеренчә, гриппка каршы вакцина ясауны пропагандалау көчәйтелергә тиеш.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, төбәк 2020 ел ахырына кадәр гриппка каршы вакцина белән тәэмин ителгән.