Русиядәге хатын-кызлар һәрвакыт аерым игътибар һәм хөрмәткә ия булды, аларның иҗтимагый, фәнни һәм иҗади тормышта актив катнашуына бөтен илнең киләчәге бәйле, дип саный Президент Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы "Русия лидерлары" конкурсында җиңүчеләр белән видеоконференция режимында аралашканда, очрашуда катнашучыларның берсе хатын-кызларга үз-үзләренә ышанырга һәм мондый конкурсларда актив катнашырга чакырды.
"Мин хәзер әйтелгән сүзләрне хуплыйм. Чыннан да, бу - хатын-кызлар аудиториясенә бик вакытлы, дөрес мөрәҗәгать итү. Безнең илдә хатын-кызлар һәрвакыт аерым игътибар һәм аерым хөрмәт белән файдаланды", - диде Владимир Путин.
Ил башлыгы хатын-кызларның иҗтимагый, фәнни тормышка, иҗади эшкә кушылуы "бөтен ил өчен киләчәккә бик мөһим ресурс" дип билгеләп үтте.