-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 сентябрь 2020, 01:10

Бердәмлекнең үрнәге алар!

Милли кием көне уңаеннан Уфаның 84нче Татар гимназиясендә ачык дәрес үтте.

Аны башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Хәбибулла кызы Гәрәева һәм 4 А сыйныфы укучылары оештырды.
Габдулла Тукайның “И туган тел, и матур тел!” җыры белән башланган дәрес кызыклы, фәһемле үтте. Балалар татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышты. Укытучылар һәм әти-әниләр тырышлыгы белән булдырылган күргәзмә буйлап сәяхәт итте. Шулай ук үзләре дә дизайнерлар булып, рәсемдә милли костюмнар булдырдылар.
4 А сыйныфында татар, башкорт, урыс, әзербайҗан милләтеннән балалар белем ала. Бу сыйныф үзара татулыкның, бердәмлекнең үрнәге! Ачык дәрестә дуслык, Туган ил турында җырлар, шигырьләр башкарылды. Чарага кунак итеп чакырылган 2 Б сыйныфы укучылары да музыкаль күчтәнәчләрен өләште.
Дәрес кенә түгел, матур бәйрәмгә әверелгән чара балалар күңелендә матур хатирәләре белән озак сакланачак.
Фото:Әлфия Гәрәева.
Читайте нас: