+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 сентябрь 2020, 17:00

Юлларда балалар гомере өзелә...

8 ай эчендә төбәктә юл-транспорт һәлакәтендә 9 бала һәлак булган.

Башкортстанда 2020 елның сигез ае йомгаклары буенча балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясау авариянең күрсәткечләренең кимүен күрсәтте. ЮХХДИның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 257 авария (узган ел белән чагыштырганда 13,2 процентка кимрәк) булган, аларда тугыз бала (35,7 процентка кимрәк) һәлак булган һәм 276 балигъ булмаган бала (13,2 процентка кимрәк) травма алган.
"Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган тугыз баланың алтысы машина пассажирлары булган, ике баланы исерек машина йөртүчеләр бәрдергән. Моннан тыш, балигъ булмаган велосипедчы гаебе белән бер авария теркәлгән, - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәте. - Кызганычка каршы, республикада көн саен авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт вакыйгалары, шул исәптән балалар һәм үсмерләр катнашлыгында һәлакәтләр теркәлүен дәвам итә”.
Фото:autolegal.ru
Читайте нас: