Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 октябрь 2020, 00:00

“Без - киләчәккә омтылган республика!”

Бүген “Башкортостан” дәүләт концертлар залында тантаналы җыелыш узды.

Бүген “Башкортостан” дәүләт концертлар залында иртәгә, 11 октябрьдә, билгеләп үтеләчәк Республика көне алдыннан Башкортстан дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүнең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренә, табибларга, галимнәргә, зыялыларга, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренә, республиканың барлык хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде.
“Без Республика көнен бик катлаулы вакытта билгелибез. Пандемиягә бәйле реаль янаулар безнең республиканың көчлелегенә җитди сынау булды", - диде Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров үз чыгышында республиканың төрле тармакларында башкарылган күпсанлы эшләрне аерым билгеләп үтте.
“Безнең бурыч - Башкортстанны иң кызыклы, көчле икътисадлы, лаеклы түләүле эш урыннары булган төбәк итү. Без үзебезнең авыл һәм шәһәрләрнең матур һәм заманча, яшәү өчен уңайлы булуын телибез. Икенче ел рәттән Башкортостан - Бөтенрусия конкурсында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары лидеры. Быел федераль бюджеттан ярты миллиард сумнан артык акчаны Баймак, Белорет, Благовещен, Дәүләкән, Сибай һәм Учалы, Воскресенское һәм Зилаер алачак. Бөтен республика буенча без «Башкорт ихаталары» программасын гамәлгә ашырабыз. Шәһәр һәм авылларда паркларны һәм җәмәгать киңлекләрен актив төзекләндерәбез. 2024 елда башкалабыз Уфа үзенең юбилеена сизелерлек үзгәрәчәк. Бу урамнарга һәм мәйданнарга, паркларга һәм скверларга кагыла. Безнең өчен Черниковка һәм Затон, Дим һәм Сипайлово, Инорс һәм Шакша халкына уңайлыклар тәэмин итү мөһим. Бүген үк уфалыларның һәм шәһәр кунакларының яраткан урыны - «Биюче торналар» фонтаны күңелгә якын мәйданчыкка әверелеп бара" - диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, Хәтер һәм Дан елында Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирү күренекле вакыйга булды. Республиканың барлык халкы Русия Федерациясе Президентының 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирү турындагы Указын рәхмәт сүзләре белән кабул итте. Хәзер бар көчкә Совет мәйданын төзекләндерү бара, анда тиздән легендар комдивка һәйкәл куелачак.
“Бүген, республикабызның туган көнендә, үз-үземә сорау бирәм: Башкортстаныбыз тагын да матуррак, көчлерәк булсын өчен без тагын ниләр эшләргә кирәк? Минемчә, иң мөһиме - бердәмлекне ныгыту! Әгәр без бергә булсак, бернинди пандемияләр, икътисади кризислар куркыныч булмаячак. Барлык сынауларны узып, тагын да көчлерәк булачакбыз. Без - киләчәккә омтылган республика. Сезнең белән бергә масштаблы һәм амбициоз планнарыбыз күп. Мин үзебезнең талантлы, куркусыз халкыбыз белән горурланам. Ышанам, мондый халык барысын да җиңә ала! Алга, безнең яраткан республикабыз! Алга, Башкортстан!" - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгышын йомгаклап.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: