-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 октябрь 2020, 14:45

Радий Хәбиров данлыклы шәхесләрнең һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Бүген Уфада республика көне уңаеннан чаралар үтә.

“Хөрмәтле Башкортстан халкы! Чын күңелдән Республика көне белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим, - диде төбәк җитәкчесе. – Без бу бәйрәмне бик катлаулы вакытта каршылыйбыз. Әмма мин барыбыз бергә сынауларны үтәрбез дип ныклы ышанам. Безнең республикада барысы да яхшы булачак”.
Башкорт шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәлне 2019 елның июнендә Зәки Вәлиди урамында Телеүзәк каршындагы ачтылар. Аның авторы – скульптор, Русиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Монументның биеклеге – якынча 6 метр.
Башкортстанның милли герое Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елда ачыла. Ул скульптор Сосланбек Тавасиев проекты буенча эшләнелә.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас: