+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 ноябрь 2020, 11:00

Көннәр буе телефонга текәлеп...

Балалар көн саен телефонда ничә сәгать утыра? Ил буенча мәктәп укучылары арасында тикшерү үткәргәннәр.

Русия мәктәп укучыларының якынча 27 проценты көненә сигез сәгатьтән артык вакытын гаджетларда үткәрә. Maximum Education белем бирү үзәге сораштыру нәтиҗәләрен игълан иткән.
Алынган мәгълүматларга караганда, укучыларның янә 18 проценты гаджетта утыруга көненә уртача өч сәгать, 15 проценты көн саен биш сәгать вакытын сарыф итә.
Мәктәп укучыларының ата-аналары арасында 32 процент көненә сигез һәм аннан да күбрәк вакытын гаджетларда үткәрә. Өлкәннәрнең 17 проценты көненә уртача өч сәгать, 16 проценты дүрт сәгать телефонда үткәрә.
Ата-аналарның 99 проценты кәрәзле телефонны иң популяр гаджет дип саный. Ноутбуклардан өлкәннәрнең 84 проценты, планшетлардан — 28 проценты, смарт-сәгатьләрдән — 18 проценты файдалана.
Сорауларга җавап бирүдә катнашучы үсмерләрнең 99 проценты кесә телефоннарыннан файдалана. Ноутбуклар һәм шәхси компьютерлардан респондентларның 86 проценты, планшетлардан — 27 проценты, смарт-сәгатьләрдән 15 проценты файдалана.
Сораштырулар 26-28 октябрь көннәрендә Русия буенча 1 мең мәктәп укучыларының ата-аналары һәм 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән.
Фото:inessasm.com
Читайте нас: