+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2020, 17:55

Тәүлек эчендә +417

Төбәктә пневмония белән авыручылар арта.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә төбәктә тагын 135 кеше коронавирус инфекциясе белән авырган. Республикада пандемия башланганнан бирле авыручылар саны 13 581 кеше тәшкил итә.
Бүгенге көндә республика стационарларында COVID-19дан 393 кеше дәалана. 36 кеше авыр хәлдә, аларның 13е үпкәләрне ясалма вентиляцияләүгә тоташтырылган.
Коронавирустан амбулатор рәвештә мең ярымга якын кеше дәвалана.
"Башкортстанда тәүлек эчендә COVID-19дан үлүнең яңа очраклары теркәлмәгән һәм элеккечә 76 кеше тәшкил итә", - дип ассызыкладылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Шул ук вакытта төбәктә пневмония белән авыручылар арта. Соңгы тәүлектә мондый диагноз 417 кешегә куелган, 423 кеше савыккан.
Фото:kazinform.ru
Читайте нас: