+13 °С
Облачно
Журналга язылу
Общие статьи
29 Ноября 2020, 12:25

“Зирәклегегез өчен рәхмәт!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык әниләрне бәйрәм белән котлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиядә Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне әниләр һәм якын арада сабыен кулына алырга әзерләнүче булачак әниләр котлаулар кабул итә.
“Бүген без барлык әниләргә дә ата-ана мәхәббәте, зирәклеге һәм кайгыртуы, яхшы үгет-нәсихәтләр өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең гаиләләрегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен, республикабыз өчен эшләгәнегезне югары бәялибез”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Бүгенге көндә төбәктә 46 мең күпбалалы гаилә яши. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округының лидер төбәкләре арасында.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас