Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 декабрь 2020, 11:25

Мәктәп тә, интернат та булачак

Акъяр авылында заманча мәктәп төзелеше бара.

Хәйбулла районының Акъяр авылында агымдагы елның июлендә 140 урынга исәпләнгән интернат белән 550 урынга исәпләнгән 3 катлы мәктәп төзелеше башланды.
Ул район үзәгендә өченче белем учагы булачак. Объект “2020-2025 елларга авыл территорияләрен үстерү” федераль комплекслы программасы кысаларында төзелә.
Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, районда барлыгы дүрт меңнән артык бала белем ала, шуларның мең ярымга якыны – Акъярда.
Агымдагы елның сентябрь аенда Хәйбулла районына эш сәфәре вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге проектның бөтен районнан килгән балалар өчен интернатлы да булуы белән кызыклы, дип билгеләп үтте һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгына яңа мәктәпкә полилингваль статус бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
“Бүген район үзәгендә эшләп килүче ике мәктәп тә тулы. Өченче мәктәп Акъярда ике сменалы белем бирүне бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Барлык балалар да бер сменалы режимда укыячак, ә буш вакытларын өстәмә белем бирүне үстерү өчен куллана алачак", - диде район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов.
Объектның гомум мәйданы – 17387 квадрат метр. Хәзерге вакытта төзүчеләр фундамент эшләре алып бара. Яңа белем учагы план буенча 2021 елның 31 августына тапшырылырга тиеш.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: