+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 февраль 2021, 19:20

Үзләре – бала гына, үзләре батырлар!

Бүген Уфада хәвефле шартларда югалып калмыйча, кыюлык күрсәткән һәм кеше гомерләрен саклап калган яшь геройларны бүләкләделәр.

Бүген Уфаның "Торатау” Конгресс-холлында кискен хәлләрдә, хәвефле шартларда югалып калмаган балаларга “Батырлык күрсәткән өчен” Русия Федераль җыелышы Федерация советының истәлекле медальләрен тапшыру тантанасы үтте.
Тантанада Федерация советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Русия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов катнашты.
Шунысы үзенчәлекле, быел беренче тапкыр каһарман балаларга Федерация советының Санкт-Петербургта эшләнгән "Батырлык өчен" махсус медале тапшырылды. Мондый истәлекле бүләккә берьюлы дүрт бала — Глеб Пахомов, Каролина Сазонова, Искәндәр Зөфәров һәм Дмитрий Александров лаек булды.
Әйтик, 15 яшьлек Дмитрий Александров һәм Искәндәр Зөфәров паркта йөргәндә аңын югалткан өлкән яшьтәге әбекәйгә ярдәмгә килгәннәр. Уфадан 15 яшьлек Глеб Пахомов елгада баткан кызга вакытында ярдәмгә килә һәм аның гомерен саклап кала. Башкалада яшәүче 8 яшьлек Каролина Сазонова да чын батырлык кылган. Кыз янган йорттан картәнисен коткарган. Үзе дә бала гына булуына карамастан, Каролина өлкән яшьтәге кешене тәрәзә янына алып килә һәм форточка аша ярдәм чакыра. Бәхеткә, күршеләре тәрәзәне ватып, Каролинаны һәм аның әбисен коткара.
Әлбәттә, балаларның батырлыгы соклангыч күренеш һәм ул әти-әниләрнең, укытучыларның, тренерларның, гомумән, кешеләргә ярдәм итеп, үрнәк күрсәтүчеләрнең тәрбия нәтиҗәсе.
Фото:"Башинформ"
Читайте нас: