+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март 2021, 09:35

Балаларга COVID-19дан вакцина ясатыргамы?

Бу сорауга “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова ачыклык кертте.

Русиядә балаларны коронавирус инфекциясеннән масштаблы вакцинацияләү кирәклеге юк. Бу хакта 10 мартта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Дәүләт думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашуда белдерде.
“Балаларга әлегә вакцина ясамыйбыз , аларны киңкүләм иммунизацияләү кирәк түгел", - диде Попова.
Ул билгеләп үткәнчә, балалар COVID-19ны җиңел кичерәләр, аларда иммунитеты хәтта симптомнар булмаган очракта да тиз формалаша.
Шул ук көнне Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада метрода битлек киеп йөрү һәм киңкүләм чаралар үткәрүне тыю язын, чикләү чараларының күпчелеген гамәлдән чыгарганнан соң да, гамәлдә булачак дип белдерде. Мэр ассызыклавынча, чикләүләрне юкка чыгару турындагы карар күмәк иммунитет формалашуга һәм вакциналаштыру темпларына бәйле.
Фото:justreal.ru
Читайте нас: