Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 Май 2021, 13:40

Балаларга каршы ут ачканнар...

Казан гимназиясендә бүген коточкыч мәхшәр.

Казанның Җәүдәт Фәйзи урамындагы гимназиясендә бүген атыш булган. Коточкыч мәхшәр вакытында 11 кеше һәлак булган, алар арасында балалар булуы билгеле. 32 кеше яраланган. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.
Якынча мәгълүматларга караганда, утны ике үсмер ачкан, аларның берсе — 17 яшьлек егетне ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган. Икенче үсмер бинаның өченче катында заложникларны чыгармый тота.
Чыганак хәбәр итүенчә, балалар кораллы үсмердән качып, тәрәзәдән сикергән. Бинаны уратып алганнар, штурмга әзерләнәләр.
Фото: iz.ru
Читайте нас: