+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 октябрь 2021, 14:26

Финанс грамоталылык һәркемгә кирәк

2017-23 елларда Русия Федерациясендә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясе кысаларында ил Хөкүмәте тарафыннан расланган "Финанс грамоталылыгын һәм финанс тәртибен тәэмин итү " темасына республика "түгәрәк өстәл"-дискуссиясе узды.  

Финанс грамоталылык һәркемгә кирәк
Финанс грамоталылык һәркемгә кирәк

"Түгәрәк өстәл"-дискуссиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс университетының Уфа филиалы директоры, икътисад фәннәре докторы, профессор Сафуанов Рафаэль Мәхмүт улы мөрәҗәгать итте.

"Түгәрәк өстәл" эшендә Башкортстан Республикасы Хатын-кызлар берлеге, Уфа шәһәре Хатын-кызлар берлеге, республика Ветераннар советы, Башкортстан Республикасы кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясе, шулай ук «Республика Башкортостан», «Башкортостан», «Кызыл таң» гәзитләре вәкилләре катнашты.

Дискуссия мәйданчыгында төрле яшь төркемнәренең финанс грамоталылыгының, финанс мохиттә алдашуларга каршы торуның актуаль мәсьәләләре, шулай ук финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: