+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июль 2023, 08:25

Вышкадан елаган тавышлар килә...

Учалы халкын нәрсә куркыткан?

Вышкадан елаган тавышлар килә...
Вышкадан елаган тавышлар килә...

Учалы районының Учалы авылы халкы яңа гына урнаштырылган кәрәзле элемтә вышкасыннан ишетелгән сәер тавышларга зарлана.

Социаль челтәрләрдә гражданнар сөйләвенчә, территориядә элемтә вышкасы урнаштырылган, аны кошлардан саклану өчен тавыш көчәйткеч белән җиһазландырганнар, аннан «туктаусыз кош кычкырган» тавышлар яңгырый.

- Без моны шимбәдән бирле тыңлыйбыз. Балалар курка. Минут саен кычкыралар. Кешеләрнең кан басымы күтәрелә, башы авырта, тәрәзәләрне ачу мөмкин түгел. Хайваннар курка, этләр өрә. Авыл Советы берни эшли алмый, алар кемгә мөрәҗәгать итәргә белмиләр, – дип сөйли урындагы хатын.

-Кемнедер үтерәләр кебек тоела, – ди икенчесе.

- Гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген саклау өчен берничә закон бар, әмма бу проблема белән кем шөгыльләнәчәк? - дип яза Учалыда яшәүче.

Гражданнарның шикаятьләренә Санлы үсеш министрлыгы җавап бирә. Ведомство белгече вышканың кайда урнашканын ачыклауны сораган. Бәлки тиздән властьлар учалылылар проблемасын хәл итә алыр.

 Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: