+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 август 2023, 10:10

Дүртенче баласының үлгәнен көтеп торган

Архангель районы авылларының берсендә өч бала анасы мунчада дүртенче баласын тудырган.

Дүртенче баласының үлгәнен көтеп торган
Дүртенче баласының үлгәнен көтеп торган

Аннары аның үлгәнен көтеп торган һәм гәүдәсен абзар чарлагына яшергән. Хатын-кызны яңа туган баланы үтергән өчен хөкем иткәннәр.

Бала 2130 граммлы, 45 сантиметрлы булып туган. Исән булган. Баласын салкын мунчада тудырган хатын аның өшеп үлүен көтеп торган, аннары чарлакка яшергән. Кызыксынучыларга сабыен бала тудыру йортында үле килеш табуын һәм җирләп кайтуын әйткән.

Алдашканы ачылган. Хатынны ел ярымга колония-поселениегә хөкем иткәннәр.

Хатынның ире юк. Әле өч баласын әнисе карый.

Фотo: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: