+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 август 2023, 08:15

Өч бала анасы СВОга киткән

Туймазыда өч бала анасы, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВО зонасына киткән.

Өч бала анасы СВОга киткән
Өч бала анасы СВОга киткән

Күптән түгел Русия Оборона министрлыгы белән беренче хатын-кыз туймазылы шәфкать туташы Резеда Г. контракт төзегән.

- Мин инде профотбор, медицина комиссиясен уздым һәм якын арада махсус операция зонасына барачакмын, – дип сөйләгән ул хәрби хезмәткә киткәнче. - Минем хәрби статусым бар, шуңа күрә контрактчылар өчен каралган барлык социаль гарантияләргә өмет итә алам. Мин сугышчыларыбызга ярдәмгә барам.

Резеданың 15 еллык һөнәри стажы бар. Туймазы медицина колледжын тәмамлаганнан соң Октябрьский шәһәре дәваханәсендә регистратурада, аннары хирургия бүлегендә шәфкать туташы һәм палата шәфкать туташы булып эшли.

- Мин коронавирус пандемиясе вакытында больницада эшләдем, куркыныч эшнең нәрсә икәнен беләм, – ди шәфкать туташы. - Кайвакыт тәүлегенә дүрт сәгать йоклый идек, әмма эшне башкарып чыктык. Мин аңлыйм, пандемия махсус операция белән чагыштырырлык түгел. Шулай да ярдәмем тияр дип уйлыйм. Бу яңа сынау минем өчен генә түгел, безнең барыбыз өчен дә. Һәм мин төшенкелеккә бирелмәячәкмен.

Минем өчен СВОга бару - үзеңне, экстремаль шартларда үз осталыгыңны сынап карау һәм хезмәттәшләреңә ярдәм итү мөмкинлеге, чөнки сугыш урыннарында медицина хезмәткәрләре җитми.

Резеданың ире Туймазы шәһәренең машина төзелеше предприятиесендә шофер булып эшли. Аларның балигъ булмаган өч баласы бар, олысына 17 яшь. Алар әтиләре белән калачак.

- Олы балаларым минем сайлавыма аңлап карады. Кечесе әлегә әнисен бер ел диярлек күрмәячәген аңламый. Ләкин мин иремә ышанам, ул бик җаваплы, без булдырачакбыз, - дип ышана хатын.

Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: