Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 ноябрь 2025, 19:15

Радий Хәбиров "Туры линия" үткәрә

Бүген Башкортстан Башлыгы традицион “Туры линия” үткәрә.

Радий Хәбиров "Туры линия" үткәрә
Радий Хәбиров "Туры линия" үткәрә

Әлеге мизгелләрдә Радий Хәбиров туры эфирда журналистлар, активистлар, җәмәгатьчеләр, шулай ук республика халкының сорауларына җавап бирә. 

Башкортстан белән идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, быел сорауларны беренче тапкыр MAX мессенджерында кабул иткәннәр һәм бу иң популяр ысулга әйләнгән. Аңа барлык мөрәҗәгатьләрнең якынча өчтән бере туры килгән. Икенче урында – “Телеграм”дагы бот, өченче урында “ВКонтакте”дагы бот һәм “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез”сервисы.

“Туры линия”не БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV телеканалларының туры эфирында, шулай ук “Юлдаш” радиостанциясендә һәм Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

Алып баручылар – "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов, "Республика Башкортостан" Нәшрият йорты генераль директоры Зөлфия Рәхмәтуллина һәм республика Башлыгы матбугат секретаре Денис Ганиев.

Туры линия”не  БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам”, UTV телеканалларының туры эфирында, шулай ук “Юлдаш” радиостанциясендә һәм Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

Республика Башлыгы Радий Хәбировка һәрвакыт бик күп сораулар килә. 2024 елның 3 декабрендә “Туры линия” 4 сәгать 13 минут дәвам итте. Радий Хәбиров туры эфирда 65 сорауга җавап бирде. Төбәк җитәкчесенә барлыгы 9,5 мең мөрәҗәгать килгән, шул исәптән 276 видеоролик. Халык социаль челтәрләргә – 4,5 мең, телеграм-бот аша – 3,1 мең, Башкортстан Башлыгы сайтына 1,3 мең сорау һәм “Кире элемтә” платформасы аша 600 мөрәҗәгать җибәргән иде.

 

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас