+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
18 февраль 2020, 15:10

Авылларны балалар театрлары гөрләтер!

Алар клуб, балалар бакчасы яисә мәктәп каршында оештырылачак.

Башкортстанда авылдагы балалар бакчалары һәм мәктәпләр каршында балалар театрлары барлыкка киләчәк. Бу хакта республика Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягафәров хәбәр итте.
“14 декабрьдә, Башкорт теле көнендә, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров авылларда балалар башкорт театрлары оештырырга кушты. Мондый театрларны клуб, балалар бакчасы яки мәктәп каршында булдырырга мөмкин”, — дип билгеләп үтте вице-премьер.
"Технологияләр ничек кенә тиз үсмәсен, кешеләргә аралашу, җанлы сүз кирәк, һәм мәдәният учреждениеләре бу җәһәттән универсаль булырга тиеш. Сез заманча креатив формаларны да, традиционны да, барысына да аңлаешлы итеп яраштырырга тиеш, — дип ассызыклады Фәнүр Ягафәров, муниципалитетлар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. — Без барлык дәрәҗәләрдә дә халык иҗат коллективларына, халык театрларына ярдәм итәргә тиеш".
Читайте нас: