+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
25 февраль 2020, 16:20

Башкортстан зур чарага әзерләнә

Быел республикада Бөтендөнья фольклориадасы үтә.

Быел җәйне Башкортстанда бик зур чара булачак. Билгеле булуынча, Уфада һәм башка шәһәр-районнарда 18 июльдән 1 августка кадәр IV Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк. Бу мөһим чарага республикага бик күп артистлар, 80 илдән вәкилләр килүе көтелә. Төрле мәйданчыкларда халык сәнгать иҗатының барлык үрнәкләре: җырлар, биюләр, музыка коралларында уйнау, милли уеннар күрсәтеләчәк. 700дән артык тамашаны бөтен дөнья буенча 1 миллион тамашачы караячак.

Дуслар! Сезнең арагызда да төрле иҗат түгәрәкләрендә, фольклор ансамбльләрендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар күптер, мөгаен. Балалар иҗат йортларындагы яисә үзегезнең мәктәптәге бию, җыр, халык уен кораллары коллективлары һәм анда шөгыльләнүче талантлы укучылар турында язып җибәрегез. Фотоларын да салырга онытмагыз. Алар журнал битләрендә һәм “Әллүки”нең сайтында урын алачак. Хатларыгызны редакциягә яисә электрон почтага ([email protected]) җибәрегез.
Читайте нас: