-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
28 февраль 2020, 22:30

Фольклориада волонтеры буласың киләме?

Башкортстанда 18 июльдән 1 августка кадәр Бөтендөнья Фольклориадасы үтәчәк.

Башкортстанда узачак Фольклориадада волонтер булырга дүрт йөз кеше теләк белдергән. Шул ук вакытта, гаризалар кабул итү әле дәвам итә.
Шушы көннәрдә Мифтахетдин Акмулла исемендеге Башкорт дәүләт педагогия университетында беренче оештыру очрашуы үтте. Бөтен дөньядан килгән кунакларны каршы алырга һәм озатып йөрергә теләк белдерүчеләр - студентлар, педагоглар һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Аларның күбесенең инде эш тәҗрибәсе бар, инглиз телен, шулай ук испан һәм француз телләрен беләләр.
Алтынчы Бөтендөнья Фольклориадасы Башкортстанда 18 июльдән 1 августка кадәр узачак. Республикага дөньяның 79 иленнән вәкилләр килүе көтелә. Бу ике мең ярымнан артык чит ил кунаклары. Төбәк шартлы рәвештә ун зонага бүленәчәк, аларның һәркайсына җиде-сигез район керәчәк. Фестиваль кунакларын ике атна дәвамында волонтерлар озатып йөриячәк. Май аенда аларны укыту курслары узачак.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: