Барлык яңалыклар
Фольклориада
6 март 2020, 12:00

Республикада Мәктәп Фольклориадасы уза

Зур чара Уфа шәһәрендә гала-концерт белән тәмамланачак.

Республикада агымдагы елның 2 мартыннан 29 маена кадәр VI Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган Мәктәп Фольклориадасы уза. Аның кысаларында “Аутентик җыр фольклоры”, “Фольклор бию”, “Йолалар, уеннар, әйлән-бәйлән”, “Халыклар дуслыгы”, “Җир шарында тынычлык”бәйгеләре оештырыла.
Программада шулай ук “Дөнья халыкларының милли костюмнары” һәм “Дөнья халыкларының музыкаль инструментлары” фотокүргәзмәләре, “Осталар шәһәре” декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, сәхнәдә дөнья халыклары мәдәниятен презентацияләү, дөнья халыклары турында мәгълүмат газеталары чыгару, түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, фильмнар карау каралган.
Мәктәп Фольклориадасында муниципаль берәмлекләрнең гомуми белем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү оешмалары һәм мәдәният оешмалары укучылары катнашачак.
Чара өч этапта узачак: мәктәп (март ае), муниципаль ( апрель ае), республика (май ае) һәм Уфа шәһәрендә гала-концерт белән тәмамланачак.
Мәктәп Фольклориадасын оештыручылар—Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары.
Читайте нас: