+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
1 июль 2021, 14:35

Башкортстанга рәхим итегез!

Уфада Бөтендөнья фольклориадасының беренче катнашучыларын каршы алдылар.

Башкортстан башкаласына Панама, Һиндстан, АКШ, Мексика һәм Перу делегацияләре килде. Барлыгы —120 кеше. Уфа аэропортында барлык кунакларны мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Республика халык иҗаты үзәге директоры һәм “Хылыукай — Bashkirian Beauty” студиясенең кызлары каршы алды. Әлбәттә, бәйрәмдә катнашучылар татлы сый — чәкчәк татып карадылар.
Шунысы кызыклы, кайбер кунаклар инде Русиядә булган. Әйтик, гавайлы Джозеф СССРга 1980 елгы Олимпиадага килгән. Ул янә безнең илдә булуына шат булуын белдерде.
Күп кенә чит ил кунаклары шунда ук үзләренең милли костюмнарын һәм музыкаль коралларын күрсәтте һәм хәтта урыс һәм башкорт телләрендә бер-ике сүз өйрәнергә тырышты.
Әйтергә кирәк, барлык катнашучылар да COVID-19га ПЦР-тест үткәрүнең тискәре нәтиҗәләре турында белешмәләр бирде. Аннары кунаклар кунакханәләргә ял итәргә китте.
Бүген Башкортстан башкаласына Боливия, Румыния, Палестина, Кыргызстан, Эстония, Коста-Рика, Бенин, Камерун, Австрия, Болгария, Индонезия кунаклары киләчәк.

Фото: "Башинформ".
Читайте нас: