+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
2 июль 2021, 09:31

"Фольклориада — дуслык һәм мәдәният бәйрәме"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Фольклориаданың киң яктыртылуын сорады.

"Фольклориада — дуслык һәм мәдәният бәйрәме"
"Фольклориада — дуслык һәм мәдәният бәйрәме"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә республика киңкүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм әйдәп баручы блогерлар белән очрашуда Уфада Фольклориаданы үткәрүне киң яктыртуларын сорады.

"Аның искиткеч, кызыклы, позитив потенциалы бар, безгә 37 илдән делегацияләр килә. Алар Башкортстан табигатен караячак, республика районнарында булачак һәм монда без республиканы туризм ягыннан таныту өчен зур потенциал күрәбез”, — диде Радий Хәбиров.

"Фольклориада — ул халык дипломатиясе һәм аның атмосферасын 1957 елда Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә булган вакыйга белән чагыштырырга мөмкин”, - диде республика Башлыгы.

Радий Хәбиров фикеренчә, иҗтимагый аңда Фольклориада тирәсендәге тискәре уйлар кирәкми, ул дуслык һәм мәдәният бәйрәменә әйләнергә тиеш.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, чара республика халкы сәламәтлеге өчен бернинди куркыныч тудырмаячак, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәреләчәк.


Фото: Башинформ

 

Читайте нас: