+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
3 июль 2021, 16:00

Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасы башлана!

Тантаналы чара бүген “Уфа-арена” боз сараенда ачыла.

Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасы башлана!
Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасы башлана!

Тантаналы чара бүген “Уфа-арена” боз сараенда ачыла.

Башкортстанда күптән көтелгән елның фольклор вакыйгасы—VI Бөтендөнья фольклориадасы старт ала. Ачылу тантанасы 17.00 сәгатьтә “Уфа-Арена”боз сараенда башлана.

Фольклориададан турыдан-туры трансляцияләрне БСТ, "Башкортостан-24" телеканалларының эфирларында һәм социаль челтәрләрендә, Фольклориада сайтында карарга мөмкин булачак: https://folkloriada2021.com/
«Волна», «Первомайский» һәм «Демский» паркларында 3 фан-зона оештырылачак, анда Уфа кунаклары һәм халкы турыдан-туры трансляцияләрне карый алачак.
Башкортстанда 3-10 июльдә узачак VI Бөтендөнья фольклориадасы турында барлык актуаль мәгълүмат хәзер мобиль гидта бар: https://folkloriada кonline. Биредә чаралар тәртибен, концертлар узачак мәйданчыклар һәм башкала кунакларына тәкъдим ителгән истәлекле урыннар турында мәгълүматны карарга, шулай ук зур халыкара форумның иң яңа яңалыкларын белергә мөмкин.

Фото: bashinform.ru

Читайте нас: