+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
3 июль 2021, 17:18

“Халык сәнгатенең бай традицияләре белән горурланабыз!”

Владимир Путин Уфада VI Бөтендөнья Фольклориадасында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен юллады.

“Халык сәнгатенең бай традицияләре белән горурланабыз!”
“Халык сәнгатенең бай традицияләре белән горурланабыз!”

Русия Президенты Владимир Путин VI Бөтендөнья Фольклориадасында катнашучыларга, оештыручыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзләрен юллады. Телеграмма шимбә көнне, 3 июльдә, Кремль сайтында басылып чыкты. Анда болай диелә:

“Кадерле дуслар!

Сезне Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылу уңаеннан сәламләвемә шатмын.

Фестиваль күпмилләтле Башкортстанда уза, аның кунакчыл җирендә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Безнең уникаль тарихи, мәдәни, рухи мирасны саклау турында кайгырту —төп дәүләт приоритетларының берсе. Һәм әлбәттә, без буыннан-буынга күчүче халык сәнгатенең бай традицияләре, фольклор коллективларының һәм талантлы башкаручыларның чагу йолдызлыгы, бөтен дөньяга танылган сәнгать һөнәрләре осталары белән хаклы рәвештә горурланабыз”, - дип ассызыклый Президент.

Ул шулай ук форум дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасында узачагына, кунакларны күп илләрдән килгән артистлар, музыкантлар, биючеләрнең үзенчәлекле иҗаты белән таныштырачагына, барысына да онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәчәгенә ышаныч белдерде.

 

Фото: www.kremlin.ru

Читайте нас: