+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
3 июль 2021, 23:43

“Искиткеч бәйрәмдә булуыбызга бик шатбыз!”

Уфага Фольклориаданы ачу тантанасына тугыз баласы белән Гөлфәйрүз Исмәгыйлева да килгән.

“Искиткеч бәйрәмдә булуыбызга бик шатбыз!”
“Искиткеч бәйрәмдә булуыбызга бик шатбыз!”

Уфага VI Бөтендөнья Фольклориадасын ачу тантанасын карарга тугыз баласы булган күпбалалы әни килгән. Ишембай районында яшәүче Гөлфәйрүз Исмәгыйлеваны һәм аның балаларын бу вакыйгага республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм CIOFF президенты Филипп Боссан чакырган.

“Мин үзем Казахстаннан. Башкортстанга килгәч, кияүгә чыктым. Кызганычка каршы, бүген ирем килә алмады, чөнки өлкән яшьтәге әнисен карый. Мин Уфага тугыз балам белән килдем. Уфада безгә бик ошады, шулкадәр дулкынландыргыч хисләр булыр дип көтмәгән идек”, — дип сөйләде Гөлфәйрүз.

Гаилә Филипп Боссанга балалар кулы белән бизәлгән савытта башкорт балын бүләк итте, шулай ук истәлеккә фотога төште.

Исмәгыйлевлар – күпмилләтле гаилә. Гөлфәйрүз Абзалкан кызы һәм Ишбулды Миңнегәрәй кызының 13 баласы —икесе үзләренеке һәм 11е тәрбиягә алган. Алар бергәләп биюләр, җырлар өйрәнәләр, милли ризыклар әзерлиләр. Балалары көн саен күреп, «тәрбияләп» торган гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге уңай нәтиҗәләр бирә, дип ышаналар Исмәгыйлевлар. Кайгыртучанлык, көндәлек тырыш хезмәт һәм балаларга мәхәббәт белән алар балалар тәрбияләүдә зур уңышларга ирешәләр.

Исмәгыйлевлар гаиләсе исәбендә мәктәп тормышында актив катнашкан, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм иткән өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары күп. Тиздән гаилә откан грант ярдәмендә Чабаксарга тәрбиягә бала алган гаиләләр фестиваленә барырга җыена.

 

Фото: Олег Яровиков

Читайте нас: