-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Фольклориада
3 июль 2021, 10:36

Сәлам, Фольклориада!

Уфа шәһәренең 7 нче модельле балалар китапханәсе бик матур акциягә кушылды.

Сәлам, Фольклориада!
Сәлам, Фольклориада!

30 июньдә Ш. Ходайбирдин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә әләм-акцияне тәмамлап, бик матур бәйрәм үтте. Әлеге акция барышында Уфаның барлык балалар китапханәләре укучылары, кунакларга изге теләкләр белән, Фольклориадада катнашучы илләрнең әләмнәрен әзерләде. Балалар бик теләп чагу вакыйга атмосферасына чумды: иң кызыклы эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышырга, осталык дәресләрендә катнашырга һәм төрле илләрнең әдәби геройлары: “Красная шапочка”, “Чиполлино”, “Белоснежка” һәм “Баба-Яга” белән уйнарга өлгерделәр.

 Уфаның 7 нче модельле балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм укучылары да читтә калмады: китапханә мөдире Ирина Зиннәтуллина әләмнәр ясау буенча осталык дәресе алып барды, ә абыйлы-энеле Илья һәм Эмиль Әхмәровлар Джанни Родариның шигырьләрен укыды. Бу көнне яшь әдәбият сөючеләр өчен “Ачык микрофон” эшләде.

 Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларның  "Рәхим ит, Фольклориада!” дигән сүзләре яңгырады.

 

Ирина Зиннәтуллина фотолары.

Читайте нас: